Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Музыка көненә концерт

9 октябрьдә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә Музыка көненә багышланган концерт булып үткән. Мондый концертлар укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен зур әһәмияткә ия. Бу аларга тере тавышка башкарылган музыка тыңлау, башкаручылар өчен шатлык кичерү, музыка турында гына түгел, ә биюләр турында да яңа кызыклы мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә. Моңа концертны...

9 октябрьдә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә Музыка көненә багышланган концерт булып үткән.
Мондый концертлар укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен зур әһәмияткә ия. Бу аларга тере тавышка башкарылган музыка тыңлау, башкаручылар өчен шатлык кичерү, музыка турында гына түгел, ә биюләр турында да яңа кызыклы мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә. Моңа концертны алып бару формасы - алып баручының укучылар белән сөйләшүе, анда укучыларның актив катнашулары да тәэсир итә. Концертларда төрле стильдәге һәм жанрдагы әсәрләр, биюләр башкарыла, күп төрле музыкаль тембрлар тәкъдим ителә. Концерт ахырында балалар сәнгать мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләгәннәр: мәктәп директоры исеменнән үгет-нәсихәт сүзләре җиткерелеп, бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев