Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

«Өлкән буын» федераль программасы: өстенлекле бурычларның берсе - социаль уку йортларында тормыш сыйфатын яхшырту

Яңа Чишмә интернат-йортында ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалидларның ничек яшәве турында аның директоры Залина Лизунова сөйли:

- Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бүгенге көндә 49 кеше яши. Алар арасында 3 тыл хезмәтчәне һәм 2 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары бар.
Узган елда социаль-икътисади планда коридор, ярдәмче биналарга агымдагы ремонт, җылылык трассасына ремонт, бина тирәли отмосткалар, автоматик янгын сигнализациясенә ремонт ясалды.

Әмма өлкән кешенең нинди шартларда яшәве генә түгел, ә төрле тәэсирләр алу һәм аларның кызыклы булуы да зур әһәмияткә ия.  
2019 елда интернат-йорт территориясендә «Сәламәтлек өчен - тренажерларда!» проекты буенча грант акчасына урам тренажерлары урнаштырылды һәм 250 мең сумлык өстәл адаптив спорт уеннары сатып алдык. Монда яшәүчеләр тренажерларга зур кызыксыну белән карый: бабайлар көч тренажерларында мускулларын ныгыта, әбиләр – йөгерү тренажерларында, ә коляскада йөрүчеләр өч баскычлы турникны һәм баскетбол щитын, начар күрүчеләр лабиринтны үз итә.
Сәламәтлекне ныгыту буенча көн саен сәламәтлек торышын күзәтү алып барыла, барлык кешеләргә тирәнтен медицина тикшерүе уздырылды, 22 кеше өчен индивидуаль реабилитация һәм абилитация программасы актуальләштерелде. «Алтын балык» дәвалау физкультура һәм «Тылсымлы дөнья» бүлмәсе бар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортта арт-терапия, чәчәкләр үстерү, яшелчәчелек, өстәл уеннары, кулинария дәресләре үткәрелә.
Интернат йортта яшәүчеләр спорт һәм иҗади чараларда, республика конкурсларында катнашалар. «Безнең як осталары» фестивалендә Нина Болдова 2 урын яулады, Александр Мясников шашка турнирында, Ринат Миңнуллин кибатлетика буенча ачык беренчелектә катнашты. Чирмешәннең «Талант һәм ихтыяр» фестивалендә безнең 5 кешедән торган команда катнашты. Өлкәннәр ункөнлегендә 5 кешедән торган төркем Казандагы «Хәзинә» милли галереясендә булды.
Концертлар, сыйлар һәм бүләкләрдән башка бер генә бәйрәм дә үтми. Шулай ук православие динендәгеләрнең дә, мөселманнарның да истәлекле даталарын, бәйрәм көннәрен бергәләп билгеләп үтәбез.
2020 елга бурычлар түбәндәгедән гыйбарәт: проектлар буенча эшләү,социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләү буенча яңа технологияләр кертү. Узган ел акчаларын биналарны ремонтлауга файдалану. Җиһазлар сатып алу. Мәдәни-ял чараларын дәвам итү. Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү. «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар үткәрү, озак вакытлы карау системасын булдыру. Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына чаралар уздыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X