Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Өлкәннәр өчен җылы бәйрәм

9 октябрьдә район үзәгенең өлкән яшьтәге кешеләре һәм пенсионерлары район мәдәният йортына Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Тормыш көзе» бәйрәменә чакырылды.

Алар өчен Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты, район мәдәният бүлеге тарафыннан район мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары катнашында концерт программасы һәм бәйрәм сыйлары әзерләнгән иде.
Кунаклар байтак җыелды. Алып баручылар һәм район башлыгы Вячеслав Козлов хезмәт ветераннарын «Безнең өлкән, зирәк буын» дип хөрмәт белән атадылар. Барысы да әби-бабайларыбызга якыннарының кайгыртучанлыгын һәм хөрмәтен тоеп яшәргә, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Вячеслав Козлов аларга сугыш елларында, сугыштан соңгы вакытта һәм алдагы унъеллыкларда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт тарафыннан өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде. Бирегә килүчеләр үзләренең сораулары һәм проблемалары белән бүгенге чарада катнашкан пенсия һәм социаль хезмәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә алалар, дип билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормыш рәвеше алып барганнары, мәсәлән, иҗади коллективларда катнашулары өчен мактады.
«Селяночка» ветераннар вокаль ансамбле килгән кунакларга үзләренең бай репертуарларыннан байтак җырлар башкарып, бик күп сюрпризлар әзерләгән иде. Ансамбльнең лидеры һәм «Пенсионерлар берлеге» рәисе Анастасия Козлова әлеге оешма исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән өлкәннәрне котлады, бик күп матур теләкләр җиткерде.
Рәхмәтле тамашачылар концертны зур игътибар белән тыңладылар, «Селяночка», «Зажигай» төркеме, балалар сәнгать мәктәбе ансамбле, «Родничок» вокаль төркеме, яшь гитарачылар һәм баянчылар, шулай ук Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар дуэты, биюче Валентина Ерохина һәм башка артистларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Концерт бик күңелле үтте.
Чара тәмамлангач, ветераннарны икенче кат фойесында чәй табынына чакырдылар. Аралашу музыка астында өстәл артында дәвам итте. Әлбәттә, мондый очрашулар һәм игътибар кешеләргә кирәк, ә өлкән яшьтә аеруча.
Көннең икенче яртысында Вячеслав Козлов авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге белән азык-төлекләр җыелмасы тапшырылмаган өлкән кешеләрнең өйләрендә булды, җылы котлау сүзләре белән аларга бәйрәм пакетларын үзе тапшырды.
Ольга ИВАНОВА.

сайтында карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X