Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Опекунлык һәм попечительлек – белгечләр яклавында

Опекага алынган балигъ булмаган балалар һәм эшкә яраксыз гражданнарның яшәү шартлары һәрвакыт опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре контролендә. 26 сентябрьдә алар Шахмай, Акъяр, Яңа Чишмә һәм Чертуш авылларында тәрбиягә бала алган, опекун һәм эшкә яраксыз гражданнар булган гаиләләрне тикшерү буенча чираттагы рейдларын үткәргәннәр.

Бүлектә исәптә торучы опекага алынган эшкә сәләтсез дүрт граждан тикшерелгән. Бәхеткә, закон - кагыйдә бозулар ачыкланмаган. Шулай да балигъ булмаган һәм эшкә сәләтсез гражданнарны опекага алучылар белән аларны тиешенчә карау, мөлкәтләрен саклау һәм тоту, үз хокукларын һәм бурычларын үтәү буенча аңлатулар - әңгәмәләр алып барылган. Ел саен отчет төзү буенча тәкъдимнәр әйтелгән. Шулай ук рейд чаралары вакытында тәрбиягә бала алган 3 гаиләдә булганнар. Һәр гаиләгә карата торак шартларын тикшереп актлар төзелгән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү, асрау һәм укыту буенча опекуннарның бурычларын тиешенчә үтәү буенча җаваплылыклары турында профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев