Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Тагын бер өй туе

"Ве­те­ран­нар­га - то­рак" Фе­де­раль прог­рам­ма­сы эш­ли баш­ла­ган­нан бир­ле без­нең ра­йон­нан Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шып һә­лак бул­ган һәм үл­гән­нәр­нең тол кал­ган ха­тын­на­ры­на һәм ве­те­ран­нар­га (154 ке­ше) яңа фа­тир һәм өй­ләр би­рел­де. Уз­ган пән­җе­шәм­бе көн­не та­гын бер яңа йорт ху­җа­лы бул­ды. Крас­ный Ок­тябрь­дә яшәү­че 86 яшь­лек Ра­би­га Гыйль­мет­ди­но­ва­га (тол ха­тын-кыз) ае­рым йорт­ны...

"Ве­те­ран­нар­га - то­рак" Фе­де­раль прог­рам­ма­сы эш­ли баш­ла­ган­нан бир­ле без­нең ра­йон­нан Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шып һә­лак бул­ган һәм үл­гән­нәр­нең тол кал­ган ха­тын­на­ры­на һәм ве­те­ран­нар­га (154 ке­ше) яңа фа­тир һәм өй­ләр би­рел­де.

Уз­ган пән­җе­шәм­бе көн­не та­гын бер яңа йорт ху­җа­лы бул­ды. Крас­ный Ок­тябрь­дә яшәү­че 86 яшь­лек Ра­би­га Гыйль­мет­ди­но­ва­га (тол ха­тын-кыз) ае­рым йорт­ны "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ кө­че бе­лән тиз ара­да тө­зе­гән­нәр.

Яңа йорт­ка ур­наш­ты­ру тан­та­на­сын кыс­ка чы­гыш­лар бе­лән, кы­зыл тас­ма­ны ки­сеп ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Хә­лим Бил­да­нов­лар ачып җи­бәр­де. Шу­ның бе­лән бер­гә Ри­нат Фә­са­хов авыл һәм ра­йон имин­ле­ге өчен бө­тен кү­ңе­лен би­реп, кө­чен һәм сә­ла­мәт­ле­ген кыз­ган­мый хез­мәт куй­ган Ра­би­га әби­гә зур рәх­мәт бел­дер­де. Су­гыш­та кат­на­шып, ин­де мәр­хүм бул­ган тор­мыш ип­тә­ше Мин­за­кир Гыйль­мет­ди­нов бе­лән Ра­би­га әби 8 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр. Бү­ген­ге­се көн­дә ба­ры­сы­ның да үз га­и­лә­се бар, кай­бер­лә­ре Крас­ный Ок­тябрь­дә яши. Җир­ле баш­кар­ма ко­ми­тет хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бер­гә Ра­би­га әби­не яңа өй туе бе­лән кот­лар­га ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры һәм онык­чык­ла­ры да кил­гән иде. Ба­ры­сы­ның да те­ләк­лә­ре бер: әби­гә исән­лек һәм яңа өй­дә озын го­мер ки­че­рү­ен те­лә­де­ләр.

Өй­не тан­та­на­лы шарт­лар­да фай­да­ла­ну­га тап­шыр­ган­нан соң әле­ге уңай­лы, як­ты һәм җы­лы өй­дә ба­ры­сын да тәм-том­нар­дан сы­гы­лып тор­ган чәй та­бы­ны һәм кай­нар бә­леш кө­тә иде.

Рә­сем­дә: Ра­би­га әби ба­ла­ла­ры һәм онык­ла­ры бе­лән

Фо­то­рә­сем­нәр­нең кал­ган­на­рын сез без­нең сайт­тан (novoshishminsk.ru) ка­рый ала­сыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев