Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ветераннарны котладылар

-Бу көннәрдә Яңа Чишмәдәге Картлар йортында яшәүче ветераннарыбыз байтак кына котлаулар һәм бүләкләр алалар, - дип хәбәр итте редакциягә Картлар йорты методисты Гүзәл Мостафина.

-Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова тыл хезмәтчәннәренә изге теләкләрен юллады һәм чәчәкләр тапшырды. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетыннан барлык ветераннар өчен азык-төлекләр тутырылган пакетлар алып килгәннәр. Ә Фролова Анфиса Степановнага Чистай РУПС-дан (ул анда күп еллар хат ташучы булып эшләгән) акчалата премия тапшырылды. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны Галкина Нина Николаевнага Казанның 203 номерлы балалар бакчасыннан (аңа шефлык күрсәтүче) котлау открыткасы килде. Шулай ук барлык ветераннарга РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Җиңү көне белән!" дип язылган открыткалар бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев