Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ветераннарыбызга – игътибар

Ел саен, 1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу безгә янәшәбездә игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртә. Район территориясендә 70 яшьтән узган 1513 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлегендә район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды белгечләре, хастаханә хезмәткәрләре катнашында төрле чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде. Практика шуны күрсәтә, андый...

Ел саен, 1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу безгә янәшәбездә игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртә.
Район территориясендә 70 яшьтән узган 1513 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлегендә район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды белгечләре, хастаханә хезмәткәрләре катнашында төрле чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Практика шуны күрсәтә, андый очрашулар ветераннарыбызга бик кирәк, алар нәтиҗәсендә халыкның социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү, пенсия белән тәэмин ителү буенча күрелә торган чаралар турында халыкның хәбәрдарлыгы арта. Очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләр гомумиләштерелеп, аларның үтәлеше район җитәкчелеге контроленә алына. Быел да барлык хезмәт коллективларында, учреждениеләрдә, авыл җирлекләрендә традициягә кергән ветераннар белән чәй мәҗлесләре оештырыла, аларга азык-төлек пакетлары тапшырыла. Картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла: 1 октябрьдә анда яшәүчеләрне БСМ-гә йөрүчеләр котлый, ә 6 октябрьдә мәдәният бүлеге артистлары "Сез яшь чакта" дип исемләнгән концерт куячаклар. Район үзәгендә дә, авылларда да өлкәннәрне хөрмәтләп, концертлар биреләчәк.
"Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, сугышта катнашучыларның өйләренә барып, адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәкләр. Акция кысаларында, өйләренә барып хезмәт күрсәтелүче пенсионерларның тәрәзәләрен юу, җылыту, кышкы сезонга әзерләү буенча ярдәм күрсәтеләчәк.
Укучы-волонтерлар белән берлектә ХСХКҮ белгечләре өйләр, йортлар һәм йорт тирәсендәге бакчаларны җыештыруда өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча хезмәт десанты оештыра. Тагын "яшелчә аптекасы" дип аталган буклетлар да таратылачак. Әлеге акциягә - үзләренең ярдәмгә мохтаҗ булган пенсионерлары - РҮХ һәм ЛПУның элекке хезмәткәрләренә ярдәмгә Яңа Чишмә РҮХ дә кушыла: учреждение шефлык ярдәме күрсәтәчәк.
Моннан тыш, 2 октябрьдә "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре Тубылгы Тауда "Гомернең алтын көзе" дип аталган бәйрәм чарасы уздыралар.
Өлкәннәр ункөнлегендә китапханәләрдә китап күргәзмәләре, тематик киштәләр булдырылачак, өлкән кешеләрнең үсеп килүче буын белән "Күңелләре яшь" дип исемләнгән очрашулары үтәчәк, ә "Игелек почтасы" белән юбилярларга открыткалар таратылачак. Яңа Чишмәдә 8 октябрьдә мәдәният бүлеге "Гомер көзе җылыда узсын" дип исемләнгән кино-чара үткәрәчәк.
Безнең ветераннарны спорт чаралары көтә. Яшьләр эшләре буенча бүлек алар өчен велосипедта йөреш һәм спартакиада оештыра. Спартакиада программасына түбәндәгеләр кергән: йөзү, дартс, шашка, озынлыкка сикерү, җиңел атлетика. Моннан тыш, 1 нән 10 октябрьгә чаклы алар бушлай тренажер залына һәм бассейнга йөри алалар.
Шимбә көнне, 10 октябрьдә, өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп, авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X