Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңачишмәлеләр Минзәлә балалар йортында

    14 но­ябрь­дә ра­йон баш­кар­ма ко­ми­теты җи­тәк­че­се Ва­лен­ти­на Се­ме­няк җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге без­нең ра­йон де­ле­га­ци­я­се Мин­зә­лә­дә­ге ба­ла­лар йор­ты­на бар­ды.

    Де­ле­га­ци­я­не "По­лян­ка" сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­ге­рын­да кар­шы ал­ды­лар. Төр­ле яшь­тә­ге 59 ятим ба­ла ку­нак­лар­ны акт­лар за­лын­да кө­тә иде­. Алар­ның йөз­лә­ре яңа оч­ра­шу шат­лы­гын­нан бал­кып тор­ды, чөн­ки яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең мон­да икен­че тап­кыр ки­лү­лә­ре. Ва­лен­ти­на Се­ме­няк ба­ла­лар­ны һәм пе­да­гог­лар­ны ку­нак­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды, ба­ры­сы­на да уңыш­лар те­лә­де һәм тәм-том­нар өләш­те. "Шеш­мин­ка" хо­ре­ог­ра­фия ан­самб­ле "Яр­мин­кә" биюе бе­лән кон­церт прог­рам­ма­сын ачып җи­бәр­де. Ан­нан соң Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Свет­ла­на Ки­рю­шо­ва җы­лы кар­шы­ла­ган­на­ры өчен ба­ры­сы­на да рәх­мәт бел­дер­де, ба­ла­лар­га сау­лык-сә­ла­мәт­лек те­лә­де һәм тәм­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Ал­га та­ба прог­рам­ма­ны Мә­дә­ни­ят йор­ты хез­мәт­кәр­лә­ре дә­вам ит­те - сәх­нә­гә яң­гы­рап тор­ган му­зы­ка та­вы­шы­на ритм­лы хә­рә­кәт­ләр бе­лән Убыр­лы кар­чык бе­лән Кощей чык­ты. Әле­ге сәх­нә­ләш­те­рел­гән та­ма­ша ба­ла­лар­га бик оша­ды. Алар кон­курс­лар­да ак­тив кат­наш­ты­лар, әки­ят ге­рой­ла­ры бе­лән бер­гә биеде­ләр.

    Прог­рам­ма ба­ры­шын­да Яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва, "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ ди­рек­то­ры Тать­яна По­рец­кая, опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бу­ен­ча бү­лек­нең әй­дәп ба­ру­чы бел­ге­че Жан­на Чер­няк, "О­лимп" спорт комп­лек­сы ди­рек­то­ры Тать­я­на Кум­пан, КДН һәм ба­ла­лар­ның хо­кук­ла­рын як­лау ко­мис­си­я­се сек­ре­та­ре Ил­сия Шәм­си­е­ва­лар үз­лә­ре­нең те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр һәм ба­ла­лар­га бү­ләк­ләр тап­шыр­ды­лар. Яңа Чиш­мә "Пен­си­о­нер­лар со­ю­зы" рә­и­се Анас­та­сия Коз­ло­ва да ба­ла­лар өчен бү­ләк­ләр җи­бәр­гән иде. Шу­лай ук "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" га­зе­та­сын­да чык­кан мө­рә­җә­гать­кә бер­дән­бер ко­лак са­лу­чы Чал­лы Ба­шы мәк­тә­бе­нең физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы Марс Әх­мә­тов­ның да бү­ләк­лә­ре тап­шы­рыл­ды. Кон­церт прог­рам­ма­сы ахы­рын­да ар­тист­лар Ләй­сән һәм Ил­наз Шәй­хет­ди­нов­лар җыр баш­кар­ды­лар, ба­ла­лар­ны төр­ле­дән-төр­ле җи­ләк-җи­меш­ләр бе­лән сый­ла­ды­лар.

    Ба­ла­лар йор­ты­ның укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вы Яңа Чиш­мә­дән кил­гән ку­нак­лар­га чын кү­ңел­дән рәх­мәт бел­дер­де, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка күр­сә­тел­гән яр­дәм һәм бик ма­тур бәй­рәм оеш­тыр­ган­на­ры өчен рәх­мәт сүз­лә­ре иреш­тер­де­ләр.

    Свет­ла­на

    МАР­ТЫ­ШО­ВА,

    "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ­нең со­ци­аль пе­да­го­гы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: