Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ял итәргә - кырымга

    Җәй дәвамында Татарстаннан 400 бала дүрт сменада Кырымның сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак. Алар исәбендә ятим балалар, суворовчылар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән балалар булачак.

    Дүртенче сменага - 9 августтан 30ына чаклы Евпатория шәһәрендәге "Жемчужина" балалар сәламәтләндерү лагерында безнең районнан күп балалы гаиләләрдән дә ике бала ял итәчәк. Болар район үзәгеннән Сергей Фокеев белән Петропавел Бистәсеннән Татьяна Муханова. Балаларның ялы республика бюджетыннан финанслана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: