Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Язгы миһербанлылык атнасы“

    Республикада "Язгы миһербанлылык атнасы - "Мәрхәмәтле Татарстан" игелекле гамәлләр эстафетасы" ихтыярый акциясе бара.

    "Яхшы башлангычлар көне". Атна Яңа Чишмә Картлар йортында шундый исем астында башланып китте. Анда яшәүчеләр янына авылдашлары, авыл җирлекләре башлыклары, төрле оешмалардан вәкилләр, туганнары хәл белергә килделәр. Һәрберсе бүләк, күчтәнәч алып килгән. Бу көнне анда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр бергәләп производство зарядкасы ясадылар.
    "Сәламәтлек көне". Картлар йортында яшәүчеләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекция тыңладылар, аннан зарядка ясаган җиргә саф һавага йөреп керергә чыктылар.
    "Дуслык көне". Картлар йортына балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр дуслык визиты белән килделәр. Балалар бик шәп концерт бирделәр: биеделәр, баянда, гитарада уйнадылар, җырладылар. Балалар бүләккә үз куллары белән ясаган картина да алып килгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: