Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзгәрешләр бар

    Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк җитәкләгән КДНның соңгы рейдына бүләкләр белән Кыш бабай һәм Кар кызын да чакырган иделәр. Өйләренә шундый кунаклар килү шатлыгын балалар яшермәделәр: шигырьләр сөйләделәр һәм зур капчыктан бүләкләрне дә үзләре сайлап алдылар. Никита исә шигырь сөйләмәде, ә барысына да яраткан мәчесен күрсәтте, аннан...

    Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк җитәкләгән КДНның соңгы рейдына бүләкләр белән Кыш бабай һәм Кар кызын да чакырган иделәр. Өйләренә шундый кунаклар килү шатлыгын балалар яшермәделәр: шигырьләр сөйләделәр һәм зур капчыктан бүләкләрне дә үзләре сайлап алдылар. Никита исә шигырь сөйләмәде, ә барысына да яраткан мәчесен күрсәтте, аннан соң тәм-томнар салынган пакетны сайлап алды. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары кызларны һәм малайларны, аларның әти-әниләрен якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котладылар, бәхет, гаиләләренә иминлек теләделәр.

    Шушы рейд белән КДН үзенең еллык эшенә йомгак ясады һәм алар сөендерә: "уңышсыз" яки "авыр тормыш хәлләренә эләгүчеләр" буларак исәптә торучы 14 кеше әлеге исемлектән чыгарылган. Мондый нәтиҗәгә КДН әгъзалары даими контрольлек итү һәм һәрдаим ярдәм күрсәтүләре аркасында ирешкәннәр. КДН тарафыннан игътибар таләп ителгән гаиләләрдә уңай якка үзгәрешләр булган: аларга эшкә урнашуда, балаларын бакчага урнаштыруда, медицина ярдәме алуда, хәтта булмаган документларын торгызуда ярдәм күрсәтелгән. Кайвакыт үгетләү, кайвакыт ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү турында "куркыту"да тәэсир иткән - быел балалар йортына бер генә бала да җибәрелмәгән. Ел дәвамында комиссия әгъзалары ялгыз гына да, бергәләп тә 442 мәртәбә шушы гаиләләрдә булганнар. Уртак рейдлар эш көненнән соң, гаилә өйдә булырга тиешле вакытта үткәрелгән. Яңа ел алдыннан КДН торак алган ятим балалар торган фатирларда булган. Биредә хәлләр киеренке: күбесенең фатир хакы түләүдә бурычлары 9000 сумнан алып 20000 сумга чаклы (артыгы да бар) җиткән. Бәйрәм бәйрәм булыр инде ул, тик ата-аналарга балигъ булмаганнар өчен тиешле кагыйдәләрне онытырга ярамый: кичке сәгать 10нан соң балаларга ата-аналарыннан һәм законлы вәкилләрдән башка җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Яңа елны матур итеп каршыларга язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: