Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Үзәк мәчетебездә төзелеш дәвам итә

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) Мәдинәгә күченеп килгәннән соң, беренче чиратта мәчет төзи, ул шәхсән үзе төзелештә катнаша. Ә бу исә мөселманнарның тормышында мәчетләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле урын тотканын сөйләүче факт.


“Аллаһ Тәгалә каршында иң хәерле урын – мәчет булыр”,- дигән Пәйгамбәребез. Шуңа күрә мәчет салдыруның, төзелешкә ярдәм итүнең әҗер-савабы санап бетергесез. Бер хәдистә: “Кем дә кем Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп мәчет төзетсә, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә йорт төзиячәк”, диелгән. Тагын бер хәдисне искә алу урынлы булыр. Пәйгамбәребез әйтте: “Адәм баласы вафатыннан соң аның гамәл дәфтәре ябыладыр, мәгәр өч төрле гамәлнең савабы дәвам итәр: үзеңнән соң калдырылган гыйлем, әти-әнисе өчен дога кылып сораучы игелекле бала һәм кешеләргә әле дә булса файда китереп торган сәдака”. Бусы инде төзелгән мәчет-мәдрәсәләр, хастаханәләр, юллар, күперләр... Раббыбыз ризалыгын өмет итеп мәчет төзелешенә кертелгән кечкенә генә өлеш өчен дә Аллаһ зур саваплар билгеләсен!
 Яңа Чишмә районы Үзәк мәчете янында мөселманнарны укыту өчен бина төзелеп килә.Фундаменты салынды,стеналар торгызылды, түбәсе ябылды инде.Мөселман халкына бу бинаның чын-чынлап кирәк икәнен тою үзе бер бәхет. Халык бердәм булып, әлеге эшне хуплап күтәреп алып, берничә мәртәбә акча җыешкан.  Төрле оешма җитәкчеләренең булышлыгы зур булган, хәтта безнең районыбызга бер дә кагылышы булмаган кешеләр ярдәм итә икән! Кайсы акчалата, кайсысы зур ташламалар белән, кайберәве буш хезмәте белән... Күрегез, сез, Аллаһның рәхмәтен! Ярдәм итүчеләрнең барысы да чын күңеленнән, Аллаһ ризалыгы өчен дип эшли, гамәленә рия катыштырмый, исемнәрен күрсәтмәүне, телгә алмауны үтенә. Сезгә ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә мәдрәсә бинасын торгызуда бердәм булыйк. Бүгенге көндә анда 860 мең сумлык эш башкарылды, җыелган акча барлыгы 700 мең сум иде, калган 160 мең сумы бурыч булып тора. Алда әле  эшлисе эшләр күп, финанс ягы җитмәү сәбәпле, эшләр әлегә туктатылды. Тәрәзә-ишекләр, бинаны эчке яктан ясау, җылылык, ут кертү кебек тавык та чүпләп бетермәслек эшләр бар әле. Аллаһ рәхмәте белән аларын да сезнең белән җиңеп чыгарбыз дип ышанабыз. Киләчәктә бу бинада укучы шәкертләр безнең өчен дога кылырлар, аларның гыйбадәтләре безнең өчен сәдәкатүл җария булып барыр, иншаллаһ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев