Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 июльдән Яңа Чишмә районындагы «Факел» лагерының беренче сменасы ачыла

Республика Роспотребнадзоры балалар сәламәтләндерү лагерьларында балаларның җәйге ял кампаниясен ачарга рөхсәт итте.

Мәгълүм булганча, коронавирус буенча эпидемиологик хәл аркасында аның ачылу вакыты кичектерелгән иде. 2020 елның 1 июленнән Роспотребнадзор тарафыннан балаларның ялын оештыру буенча саклык чараларын үтәп кампанияне ачу хупланган.

«Факел» стационар лагерында балаларның ялына әзерлек 2020 елның гыйнварында ук башланды. Быел Татарстан Республикасы бюджетыннан аны оештыруга бюджет оешмалары хезмәткәрләренең балалары өчен 128 урын, сәләтле балалар өчен 60 урын һәм палаткалы лагерьда ял итү өчен 21 урын бүлеп бирелгән.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Роспотребнадзор тәкъдиме буенча, ял итүчеләр тыгызлыгы бина егәрлегеннән 50 % тан, ягъни ял итүчеләр һәр сменада 46 кешедән артмаска тиеш. Беренче һәм икенче сменаларда 21 көн ял итү өчен ата-аналарга путевка бәясе-2617, 27 сум, өченче сменаның 7 көненә 861,78 сум тәшкил итә. Палаткалы лагерьда балаларның бер атна ялы 1054,32 сум булачак.

Планлаштырылган балалар санына меню төзелгән һәм азык-төлек күләме исәпләнгән. Азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә барлык килешүләр дә төзелгән.

Республика тарафыннан хупланган очракта, «Галактика балалары» палаткалы лагерында 30шар балага исәпләнгән 7 көнлек ике сменаны ачу планлаштырыла. Бу лагерьда ял итүне оештыруга республика районга 228 мең сум акча бүлеп биргән.

Лагерьларны ачуга әзерләү буенча Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеге белән хезмәттәшлек җайга салынган.

«Факел» лагерында сменалар түбәндәге срокларда планлаштырылган:1 смена-1 июльдән 21 июльгә кадәр, 2 смена-24 июльдән 13 августка кадәр, 3 смена - 16 августтан 22 августка кадәр. Палаткалардан торган «Аҗаган» лагерында смена 1 июльдән 7 июльгә кадәр узачак.

«Факел» лагерында дератизация эшләренә килешү март аенда төзелгән, эшләр 26 майда башланган. Талпанга каршы эшкәртү 19 июньдә башкарылган.

Лагерьның сменалар ачылышына әзерлеге 15 июньнән 17 июньгә кадәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара бүлеге тарафыннан тикшерелгән, аңа карата кисәтүләр юк.

24 майда балалар ялына медицина хезмәткәре бүлеп бирү өчен Яңа Чишмә РҮХ белән килешү төзелгән.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Роспотребнадзор тәкъдиме буенча контактсыз термометрлар, ябык типтагы бактерицид нурланышлар, вируска каршы препаратлар, перчаткалар, битлек, савытларны эшкәртү өчен хлор белән тәэмин итүгә килешүләр төзелгән.

Моннан тыш, «Олимп» УСЗ, «Жемчужина» бассейны һәм пандемия белән бәйле рәвештә 19 марттан ябылган 13 универсаль спорт мәйданчыгы 8 июньнән, Роспотребнадзор рекомендацияләрен үтәп, эшли башлады.

«Факел» лагерының җәйге буяу, дезинфекция, чистарту, юу һәм косметик ремонт эшләре май азагыннан башланды. Бары тик балалар җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә рөхсәт алуны гына көткәннәр. Һәм менә, ниһаять, ул булган. «Факел» лагеры малайлар һәм кызларны көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев