Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 июньдә Яңа Чишмәдән ЭЭБ ветераны Виктор Кузнецов юбилеен билгеләп үтә

Виктор Михайлович Сосновка авылында күп балалы гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Михаил Егорович һәм әнисе Анна Федоровна балаларының бишесен дә хезмәт белән тәрбияләп үстергәннәр, намуслы булырга өйрәткәннәр.

.

Шулай, көтмәгәндә, яшь солдат демобилизацияләнгәннән соң Яңа Чишмәдә гади милиционер булып эшкә керешә. Берничә ел эшләгәннән соң, Виктор Михайлович бу эшне (ә бу-ялсыз хезмәт итү, төнге кизү торулар, кораллы җинаятьчеләрне яки котырынган хулиганны тоткарлау) аңлап, үзе өчен бик мөһим дип саный.
1975 елда читтән торып Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Яшь хезмәткәрне участок милиционеры вазыйфасына күчерәләр. Ул Яңа Чишмә, Красный Октябрь һәм Петропавел Бистәсенә хезмәт күрсәтә. Җәен – «Урал» мотоциклында, кышын - атта. Иртәдән кичкә кадәр эшли, яллар бик сирәк була. Ә өйдә аны һәрвакыт яраткан хатыны Алефтина (алар 1971 елда өйләнешкәннәр), төнгә кадәрме, таңга кадәрме - һәрвакыт эштән каршы алган.
Хезмәт итү дәверендә байтак хәлләр булган. Ул Чистай шәһәре буенча оператив төркем составында кизү торганда, төнлә мылтык белән исерек кешенең күршеләрен һәм хатынын кууы хакында шалтырату ала. Опергруппаны чакырткан арада, Виктор Михайлович, тикшерүче буларак, үз кабинетында булган һәм берүзе җәнҗал чыгаручыны тоткарларга киткән. "Нигә Сез берүзегез генә бардыгыз һәм оператив-тикшерү төркемен көтмәдегез?” - дигән сорауга ул кыскача гына: «Исерек кеше кемне дә булса мылтык белән атарга мөмкин иде», - дип җавап бирә.
Урынга килгәч, ишеккә шакый, ә ишек артында хатын-кызның «Ярдәм итегез!» дигән тавышы ишетелә. Хатын ишеккә ташлана һәм аны көчкә ачып өлгергәч, аркасына атудан егыла.
Виктор Михайлович фатирга керә һәм ир-атның бер көпшәле ау мылтыгын кабат коруын күрә. Ул аңа ташлана, коралын ала һәм шәһәр ЭЭБнә алып килә. Әгәр мылтык ике көпшәле булган булса, Виктор Михайлович өчен ни белән бетүен аңлавы кыен түгел. Аның бу гамәле, әлбәттә, шәһәрнең эчке эшләр җитәкчелеге һәм ЭЭМ тарафыннан югары бәяләнгән - ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Күп еллар намуслы милиционер хокук тәртибен саклау буенча хезмәт итә. Кузнецовның грамоталылыгын, тырышлыгын, намуслылыгын район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге дә күреп ала - ул РЭЭБ тикшерүчесе итеп билгеләнә. 1981


елдан РЭЭБ начальнигы урынбасары булып эшли башлый, ә 1987 елда Виктор Михайлович читтән торып СССР ЭЭМ академиясен тәмамлый.
1996 елда лаеклы ялга чыга. Әле шуннан соң да 15 ел дәвамында район хакимиятендә эшләвен дәвам итте.
Кызганычка каршы, 2017 елда Виктор Михайлович үзенең яраткан хатыны Алефтина Федоровнаны җирләде. Алар 46 ел һәм 4 ай бергә гомер кичерәләр, балалары - Ольга һәм Валерийны тәрбияләп үстерәләр.
Бүген ул оныкларын тәрбияләргә булыша, алары исә уңышлары белән куандыралар. Мәсәлән, оныгы Никита 14 яшендә бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат, берничә тапкыр район чемпионы, РФ чемпионатының көмеш призеры булды.
Бүген Виктор Михайлович ЭЭМБ башлангыч ветераннар оешмасы әгъзасы булып тора. Районның барлык җәмәгать чараларында да актив катнаша. Үзе генә яшәсә дә, өйдә тик утырмый, хуҗалыкта һәрчак нәрсә булса да ясый. Язмышына, кешеләргә беркайчан да зарланмый.
"Барысы да үзеңнән тора. Тормышта үзеңне ничек куясың, сиңа да шулай карыйлар", - дип әйтергә ярата ул.
Виктор Михайлович белән шәхсән үземә эшләргә туры килү сәбәпле, ул бик ярдәмчел һәм тәртипле кеше дип әйтә алам. Дан артыннан куып, күрсәтмәләр өчен эшли торган кеше түгел ул. Дан ул үзе намуслы, үз эшенә бирелгән кешене таба. Ул әле бик тыйнак та. Нәкъ менә шундый кешелеклелек сыйфатлары, сулар һава кебек үк, һәр хокук саклау органнары хезмәткәренә кирәк тә инде.
Бүген Виктор Михайловичка 70 яшь. Аны юбилее белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек телибез!
Вәлиҗан Мөхсинов, ЭЭМ ветераннар Советы рәисе
Эдуард ЖИРНОВ, полиция начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев