10 гыйнварда якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр Яңа Чишмә Интернат-йортында кунакта булганнар
Балалар Интернат-йортта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм җылы оекбашлар алып барганнар.
Яңа Чишмә районы Изге Троица чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр әби - бабайларга «Рождение Христа» дигән музыкаль-театраль миниатюра күрсәткәннәр.
Алар белән бергә чиркәү башлыгы, Яңа Чишмә районы благочинные Симеон атакай һәм якшәмбе мәктәбе остазы матушка Елена да килгән иде.
Кунаклар Интернат-йортта яшәүчеләргә татлы бүләкләр һәм җылы оекбашлар алып килгәннәр. Әбиләр һәм бабайлар исә бик канәгать калганнар, үз чиратында алар да балаларны җыеп куйган кәнфитләре белән сыйлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев