Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

10%ка кадәр артык йөк ташу штраф санкцияләрен күздә тотмый.

«Россиядә йөк ташучы машиналарда йөкнең массасын 10%ка кадәр арттырган өчен штрафларны гамәлдән чыгардылар», - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

«2022 елның 11 июненнән йөк машинасының рөхсәт ителгән массасын яки күчәргә төшкән йөкләнешне 10%ка кадәр арттырган өчен штрафларны юкка чыгара торган закон үз көченә керде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк йөк машиналары хуҗаларын шулай ук масса параметрларын 10%ка кадәр арттырган очракта махсус рөхсәт алу зарурлыгыннан азат иткәннәр иде. Шулай итеп, хәзер автомобильне артык йөкләү (рөхсәт ителгән йөк массасын 10 %ка кадәр арттыру) өстәмә финанс чыгымнарны һәм шулай ук штраф санкцияләрен дә күздә тотмый.

11 июньнән штрафлар үлчәү контролен үткәндә, яраклы массаны яки күчәргә төшкән нагрузканы 10%тан арттырган очракта гына алына башлый. Әмма, шул ук вакытта, мондый кагыйдә бозулар өчен санкцияләр суммасы кимеми һәм элеккечә кала: автоматик контроль үткәндә - йөкләнешне 10%тан алып 20%ка чаклы арттырган өчен -300 мең сум , 20%тан алып 50%ка кадәр - 400 мең сум һәм 500 мең сум - йөкләнешне 50%тан да күбрәккә арттырганда.

 Шуны билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк үлчәү контролен үткәндә минималь күләмдә билгеләнгән штрафлар (кагыйдә бозу автоматик рамка тарафыннан теркәгәлгән очракта - 150 мең сум) инде гамәлдә түгел».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X