Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы 300 еллык юбилеен билгеләп үтә

    1722 елның 12 гыйнварында Петр 1 Указы белән Россия прокуратурасы оеша. 300 ел эчендә Россиядә берничә тапкыр дәүләт төзелеше үзгәрүгә карамастан, прокуратура максатлары һәм бурычлары үзгәрми.

    Яңа Чишмә районы прокуратурасы 1983 елның 31 августында оеша һәм районның беренче прокуроры итеп Анатолий Стебо билгеләнә. Прокуратура вакытлыча авыл Советы бинасында урнаша. Анатолий Стебо прокурор булып 1993 елның августына кадәр эшли.

    Аннары район прокурорлары булып Александр Беззубов (1993-1999 еллар), Марат Әхәтов (1999-2004 еллар), Рөстәм Шәрәфетдинов (2004-2007 еллар), Наил Бадыков (2007-2010 еллар), Эдуард Хираҗев (2010-2015 еллар), Алексей Парамонов (2015-2018 еллар) эшләде.

    2018 елның 23 мартыннан район прокуратурасын элек Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары булып эшләгән Станислав Козлов җитәкләде. 2018 елдан прокурор урынбасары булып Ленар Мисбахов эшли, ә 2021 елның июненнән прокурор ярдәмчесе вазыйфасына яшь белгеч Рузинә Бәдриева килә.

    Әйдәп баручы белгеч Надежда Емельянова, шофер Александр Лобов һәм техник хезмәткәр Светлана Петровичевалар үз вазыйфаларын намус белән башкаралар.

    Район прокуратурасы оешкан көннән башлап, 1 разрядлы белгеч вазыйфасында Наталья Скачкова үз эшен җаваплы башкара, ул 2019 елда лаеклы ялга киткән.

    Россия прокуратурасының вәкаләтләре һәм функцияләре РФ Конституциясе, «Россия Федерациясе прокуратурасы турында»гы (17.01.1992 ел) Федераль закон тарафыннан билгеләнгән.  РФ прокуратурасы хакимиятнең бер генә тармагына да кермәгән мөстәкыйль дәүләт органы булып тора.

    Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында 2021 елда Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан 64 җинаять-процессуаль закон бозу һәм 640 федераль закон бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү өчен 40 протест чыгарылган, судка 11 дәгъва гаризасы җибәрелгән, 197 гариза кертелгән, 20 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор карары буенча 1 җинаять эше кузгатылган. Шулай ук район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан 75 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланган.  Җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләнгән 1000нән артык муниципаль норматив-хокукый акт проекты өйрәнелгән.

    Район прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен аерым контрольдә тота, алар буенча тулы чаралар күрелә. Әйтик, 2021 елда инвалидның мөрәҗәгатен карау барышында район прокуратурасы мөрәҗәгать итүченең шәхси реабилитация планы нигезендә телевизор бирүне тәэмин иткән.

    Бүген прокуратурага карата яңа таләпләр чыгарыла һәм катлаулырак бурычлар куела. Масштаблы реформалар, милли проектларны гамәлгә ашыру прокурор күзәтчелегенең яңа сыйфатын таләп итә. Прокуратура органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәш, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау да бар.

    Прокуратура органнары законлылыкның торышы турында барлык дәрәҗәләрдәге вәкиллекле һәм башкарма хакимият органнарына вакытында мәгълүмат җиткерүгә зур әһәмият бирә. Прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлеше нәкъ менә шуның белән күренә дә инде, гражданнарның иминлеге һәм хокукый якланышы, дәүләт иминлеге һәм мәнфәгатьләре күбесенчә шуңа бәйле.

    Без район прокуратурасы хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм законлылык сагында уңышлар телибез.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: