Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

13 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 868 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 32се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 15, Яр Чаллыда - 4, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында - 1әр, Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш районнарында - 2шәр, Питрәч  районында - 3, Түбән Кама районында - 4 очрак теркәлгән.

 Барлык чорда 16 973 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 42се - узган тәүлектә.

Барлыгы 178 416  кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш -3 823), шулардан 105 547 кеше прививканың икенче дозасын  алган.

 Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3. бердәм 122 номеры буенча;

4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев