Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28136 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 101 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    36 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 65 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 46, Яр Чаллыда - 16, Алексеевск, Арча, Әлки, Әлмәт, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Саба, Югары Ослан районнарында - 1әр, Алабуга, Биектау, Питрәч, Тәтеш районнарында - 2шәр, Тукай районында - 3, Азнакай районында - 4, Нурлат районында – 6, Чистай районында - 7 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 23843 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 110ы - узган тәүлектә.

    Барлыгы 1151862 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 15015), шулардан 972564 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: