Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28239 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 103 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се- читтән кертелгән, 100е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 47, Яр Чаллыда - 24, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Ютазы районнарында - 1әр, Чирмешән районында - 2, Лениногорск һәм Чистай районнарында – 3әр, Тукай районында - 4, Яшел Үзән районында – 6, Түбән Кама районында - 8 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 23882 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39ы - узган тәүлектә.

    Барлыгы 1171872 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 20010), шулардан 974713 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: