15 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 932 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 31се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 15, Яр Чаллыда - 5, Лаеш, Тәтеш һәм Чистай районнарында - 1әр, Азнакай һәм Яшел Үзән районнарында - 3әр, Түбән Кама районында - 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 17039 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 28зе - узган тәүлектә.
Барлыгы 187358 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш -4920), шулардан 108938 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры буенча;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев