Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 гыйнварда Зирекле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габбас улы Габбасовка 90 яшь тулган

Мансур Габбас улын күркәм юбилее белән котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин һәм Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдиновлар килгән.

Алар аңа әле тагын озак еллар сәламәт булып, туганнарының, якыннарының игътибарын һәм яратуын тоеп яшәвен теләгәннәр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның хатын, район башлыгы Вячеслав Козловтан котлау һәм зур булмаган бүләкләр тапшырганнар.

Тантана сәбәпчесе котлауларга һәм күрсәтелгән игътибарга бик шат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев