Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр бу көнне 2-30-77 телефон номерында эшли торган «Кайнар линия» буенча киңәшләр ала алачак.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә бөтен дөнья кулланучыларында үзләре алдында торган актуаль проблемаларга игътибар җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килә.

Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне беренче тапкыр 1992 елда билгеләп үтелгән, ул вакытта РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Закон кабул ителгән, ул гражданнарның куллану хокукларын, шулай ук сәүдә итүче яки хезмәт күрсәтүче оешмаларның хокукларын һәм бурычларын законлаштырган.

Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда ки, ул ел саен билгеле бер девиз белән үткәрелә. Быел ул «Кулланучылар файдасына гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы белән уза.

Ясалма интеллект — ул ясалма интеллектуаль системалар тарафыннан кешегә хас функцияләрне үтәү. Ул инде цифрлы дөньяның аерылгысыз өлешенә әверелгән, кеше тормышының күпчелек өлкәләренә үтеп кергән, икътисадның төп өлкәләре үсешенә зур йогынты ясый. 

Шуңа бәйле рәвештә мартның беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре башка ведомстволар белән берлектә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле чаралар үткәрәчәк. Бу — «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» темасына кагылган мәсьәләләрне карап өйрәнү белән халыкның социаль яктан якланмаган катламнары өчен укыту лекцияләре һәм белем бирү учреждениеләре укучылары өчен факультатив дәресләр.

Халыкның куллану грамоталылыгын арттыру максатыннан белгечләр консультация өстәлләре һәм дежурлык оештырачак. Мәсәлән, 6 мартта дежурлык графигы нигезендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә күпфункцияле үзәктә гражданнарга консультацияләр биреләчәк.

Хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча укыту семинарлары оештырылачак, анда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасына сораулар да каралачак. 

Шуны искәртәбез, 15 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге телефон номеры буенча «Кайнар линия» оештырылачак. Яңа Чишмә районы халкында 2-30-77 телефоны буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев