15 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28349 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 110 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се- читтән кертелгән, 106сы - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 79 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 52, Яр Чаллыда - 27, Азнакай, Алабуга, Арча, Әлки, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Югары Ослан районнарында - 1әр, Тукай районында - 3, Балык Бистәсе районында - 4, Түбән Кама районында - 5, Әлмәт районында - 9 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23973 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 91е - узган тәүлектә.
Барлыгы 1195882 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 24010), шулардан 976231 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев