Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 16 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 26264 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 51 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 48зе чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 26, Яр Чаллыда - 16, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Бөгелмә, Түбән Кама, Питрәч, Яшел Үзән районнарында - 1әр, Тукай районында - 2 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 22835 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 28зе - узган тәүлектә.

    Барлыгы 1049841 кешегә вакцина ясалган, (тәүлек эчендә үсеш - 3450) шулардан 905687 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: