Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 19 гыйнварда «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителгән. Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үткән

    Татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырган

    Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм, Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып караган. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

    «Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең сум ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китергән миллион язылучысы булган Раил.

    «Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — дигән «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.

    «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узган. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — дигән ул.

    Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелган.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: