Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

19 мартта Благодаровка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Савельева Зоя Егоровнага 90 яшь тулды

19 мартта Благодаровка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Савельева Зоя Егоровнага 90 яшь тулды.


Безнең юбилярша аек фикерле һәм сәламәт зиһенле, тормышка оптимистларча карашта. Олы яшьтә булса да, барысын да (ашарга) үзе әзерли, өйдә җыештыра, кибеткә йөри, бакчада кайнаша, бүлмә гөлләре дә үстерә. Өйдә заманча капиталь ремонт ясалган, кыскасы, Зоя Егоровнаның тормыш шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел дип әйтергә була. Әлбәттә, болар бар да балаларының тырышлыгы аркасында, бигрәк тә кызы Татьянаның куйган хезмәте зур. Зоя Егоровна – бай ана, ул җиде бала үстергән. Тумышы белән ул Чистай районы Ишалькино авылыннан (элек Кызыл-Армия районы). 4 сыйныф тәмамлап, 11 яшеннән колхозда эшли башлаган.
- Әнием кырчылык бригадасы бригадиры иде, мине дә кечкенәдән эшкә алып йөрде. “Әйдә, безгә булышырсың”, - дия иде.
20 яшендә бәхет эзләп шәһәргә чыгып китә Зоя түти. Чистайда ашханәдә эшли, шунда ире Николай белән таныша, ул тумышы белән Чудиновка авылыннан (Благодаровка янында) була. Алар бергә кушылып, иренең туган ягына яшәргә китәләр. Чудиновка авылында халык калмый башлагач, Благодаровкага күченәләр. Монда Зоя Егоровна 13 ел савымчы булып эшли, өе дә фермадан ерак түгел, 50 яшендә күп балалы ана буларак пенсиягә чыга. Ире Николай фермада моторист булып хезмәт куя, пенсиягә чыккач та бакыйлыкка күчкәнче шунда эшли. Башка авылдашлары күк, хуҗалык тоталар. Зоя Егоровна йон эрләргә ярата, аның үзенең кабасы – җеп эрләгеч машинасы да булган. Шул җептән оекбаш-бияләйләр бәйләгән, гаилә зур булгач, аннан тегәргә дә өйрәнгән. Сүз дә юк, балаларны тәрбияләшергә каенанам да булышты, дип искә ала ул.
Тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчүенә 20 ел вакыт узган, балалары да күптән үсеп таралышкан, дөрес, өч улы якында гына яши: Михаил бөтенләй күршедә генә, константин һәм Петр Чуаш Чабаксарында, Татьяна һәм Владимир – Чистайда, Тамара – Оренбург өлкәсендә. Кызганычка каршы, улы Сергей яшь чакта вафат булган. Зоя Егоровна белән бергә санап чыгардык – аның 18 оныгы икән, ә оныкчыкларны барлап бетерә алмадык.  “Алар бик күп”, - дип йомгак ясады юбилярка.Әбине балалары, оныклары, оныкчыклары онытмый, кайтып хәлен белешеп торалар. Уллары якында гына булгач, бакча эшләрендә булышалар.
Яр Чаллыдан улы Александрның күченеп кайтуына өч ай. Тренер эшеннән (тимераякта шуу спорты) пенсиягә чыккач, ул авылда төпләнергә уйлаган, әнисенә һәм үзенә заманча йорт төзү өчен төзелеш материаллары да кайтарткан (әбинең бу инде өченче өе булачак, беренче щитлардан төзелгәне 1991 елда янган). Зоя Егоровнага элек тә ямансу булмаган, чөнки килене Люба белән (Михаилның хатыны) алар бик дус яшиләр, хәзер аның тагы күңелле мәшәкатьләре артачак. Өендә кара-каршы утырып чәй эчәр, сөйләшеп яшәр кешесе булачак. Яз җитү белән өй төзү эшләрен башларга җыеналар. Бакчада да эш башлана, яшелчәләрдән тыш, әби чәчәкләр үстерергә дә ярата икән. – Үзем дә белмим, шул яшькә чаклы ничек җиткәнмендер, - дип җавап бирде ул озын гомерле булуның сере нидә дигән сорауга. Аның өчен махсус бер ни эшләмәдем. Ходай ярдәмедер инде, балаларым да бик булыша. Аллага шөкер, әлегә үземне яхшы хис итәм.
Гадәтләнгәнчә, Зоя Егоровна иртә тора, эшсез утыра алмый, ни дә булса табып эшли. Хуҗалыкта эш бетәмени, мал-туар асрамаса да, тавыклары бар.
- Әни безнең тынычсыз кеше, - ди Александр. – Барыбыз өчен дә кайгыра, безнең турыда кайгыртып яшәргә тырыша.
- Хәзер бераз телевизор карыйм, яңалыклар белән танышам, җәен урамда күршеләр белән инде, сөйләшеп тә утырабыз, тик озаклап утырып булмый – эш күп.
Озын гомерле булуның сере нидә соң? Җавапны югарыда әйтелгәннәрдән табып була кебек: хезмәт сөю, актив тормыш рәвеше алып бару, кеше белән аралашу, балалар турында кайгырту һәм ярдәм күрсәтү, тормышка мәхәббәт. Аңа алда да шулай күтәренке кәефтә яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев