Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2 августка Татарстанда COVID-19ның 24032 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 49зы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 16, Яр Чаллыда -12, Аксубай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Тукай, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында - 1әр, Алабуга, Әлмәт районнарында - 2шәр, Алексеевск, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында - 3әр очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 21289 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 6сы - узган тәүлектә.

    Барлыгы 831224 кешегә вакцина ясалган, шулардан 620445 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: