2 июньгә Татарстанда COVID -2019 ның 53 яңа очрагы расланган, бер очрак читтән кертелгән
7 авыру стационарга салынган, 46сы – авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән табиблар күзәтүе астында өйдә дәвалана.
30дан 50 яшькә кадәр – 25 кеше, 18дән 30га кадәр һәм 50дән 60ка кадәр - 8әр кеше, 60тан 70кә кадәр - 7, өчесе – 70тән 80гә кадәр һәм икесе – 18 яшькә кадәрге балалар.
Авыру географиясе буенча Казанда иң күп авыраучылар – 21, Чүпрәле районында – 10, Яр Чаллыда – 9, Яшел Үзән районында – 4, Питрәч , Әтнә һәм Алабуга районнарында – 2шәр һәм Лаеш, Түбән Кама, Биектау районнарында берәр очрак.
Татарстан буенча барлыгы 3297 COVID-2019 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев