Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

20 гыйнварда Әдәмсә авыл җирлегендә халык җыены булып узды

Узган елда җирлектә мөһим сәяси вакыйгаларга һәм 2020 елның истәлекле даталарына багышланган күп кенә чаралар үткәрелгән.

Авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова авыл халкына чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Ел дәвамында башкарма комитетка урам яктырту лампаларын алыштыру, ТКХ хезмәтләре буенча квитанцияләрдә исәпләү, чүп җыю, төлкеләрне юк итү мәсьәләләре буенча 29 кеше мөрәҗәгать иткән. Авыл җирлеге өчен актуаль һәм авыр мәсьәлә - сукбай этләр турында күп сөйләнде.

Җирлектә 613 кеше яши, 2020 елда 4 бала туган, 10 кеше үлгән, 5 никах теркәлгән, бер пар авылда калган. Армиягә ике кеше киткән. Пенсионерлар - 237, 17 яшькәчә балалар - 102, эшкә яраклылар - 257 кеше.  Авыл халкында 186 җиңел автомашина, 19 йөк машинасы, 38 трактор бар.

Юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү системасы, янгын куркынычсызлыгы, авылны төзекләндерү - бу эшнең мөһим юнәлешләре. 2020 елда республика программасы буенча авылның Үзәк урамында 350 метр юл төзекләндерелгән. Районның тагын ике авыл җирлеге кебек үк, Әдәмсә АҖ дә Кыр урамына вак таш салу өчен 1,5 млн. сумлык республика грантын алган. Әмма ел ахырына кадәр, подрядчы гаебе белән (сыйфатсыз вак таш җәю), грантның барлык акчаларын да үзләштереп өлгермәгәннәр. Эшне 2021 елда төгәлләргә ниятлиләр.

Үз керемнәре буенча план 103 %ка үтәлгән, барлык төр салымнар 100дән алып 104%ка кадәр җыелган. Бюджет чыгымнары 86 %ка үтәлгән, тулысынча үтәлмәүнең сәбәпләре булып - үзләштерелеп бетмәгән грант һәм үзара салым акчаларын ( ул 2021 елга күчкән) экономияләү тора.

Авылдагы 256 йортның 73ендә терлек асрала. 2019 ел белән чагыштырганда сыерлар һәм МЭТ саны арткан – 289 һәм 301, сарыклар 80 башка (281) арткан, әмма африка чумасы таралу куркынычы янау сәбәпле, дуңгызлар саны кискен кимегән (13 башка - 28).

Җирлектә гаилә фермалары юк, 2020 елда халык дәүләт ярдәме чаралары белән файдаланмаган. Бер ел эчендә барлык каналлар буенча 4363,37 ц сөт сатылган, бу 2019 елга карата 641,93 ц-га күбрәк. Бер сыерга 31,6 центнер сөт сатылган. Иң күп сөт тапшыручылар: Гыйльманов Марат (520 ц чамасы), Зиннурова Вәсимә (13909 литр) һәм Ситдыйков Яхъя (13656 литр). Альмира Нәҗметдинова үзенең хисап докладында шул һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде.

Ул халыкка өмәләрдә, «Чиста ярлар», «Урман утырту көне» акцияләрендә, зиратта тәртип урнаштыруда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Пандемия аркасында авыл көне үткәрелмәгән, әмма район башлыгы быел бәйрәм узачагына өметен белдерде.

2021 елга бурычлар: үзара салым акчаларын тулысынча үзләштерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру, төзекләндерү эшләрен дәвам итү, авылны яшелләндерү һәм чистарту, Кыр урамындагы юлга вак таш җәю буенча республика грантын үзләштерү. «Хакимият һәм халык бердәм эшләсә, без боларның барысын да булдырачакбыз», - диде авыл җирлеге башлыгы. Өстәмә докладлар белән мәктәп директоры Эльмира Нотфуллина һәм ФАП мөдире Гөлфия Котовалар чыгыш ясады.

Җыенга район башлыгы Вячеслав Козлов йомгак ясады. 2020 ел катлаулы булуга карамастан, район аны яхшы икътисади күрсәткечләр белән тәмамлады, дип әйтте ул район эшчәнлеге турында.

 

 Җыенда авылның актив кешеләре: клуб мөдире Лидия Шакирова (мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен), ФАП мөдире Гөлфия Котова, «Агро-Основа» ҖЧҖ фермасының яшь хезмәткәре Илнур Юсупов һәм иң күп сөт тапшыручылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X