Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

20 сентябрьдә Тубылгы Тау авылында яшәүче Сәгыйр Әхмәтвәли улы Идрисовка 90 яшь тулды

Без Сәгыйр бабай, аның кече улы Рәшит һәм килене Вәсилә белән танышкач, аның искиткеч кеше икәнлеген белдек.

Сәгыйр бабай гомере буе Тубылгы Тау авылында яши, хатыны Зәмзәмия белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның вафатыннан соң (17 ел элек) 8 ел ялгызы яшәгән, ә балалары Яр Чаллыдан кайтып, булышып торганнар. Тик еш авырый башлый, шәһәрдә яшәргә теләми, шулай итеп улы Рәшит үзенең хатыны Вәсилә белән авылга күченеп кайталар.

Йортны төзекләндерү белән шөгыльләнгәннәр, янкорма ясаганнар. Алар сыер, үгезләр, күркәләр, башка кош-корт асрыйлар, хәтта күгәрченнәре дә бар, бусы инде - Рәшитнең мавыгуы. Сәгыйр бабайга аларның барысын да карау бик ошый.

- Без аны эш белән бик борчымыйбыз, әмма ул тик тормый. Әлегә үз аягында, ишегалдын себерә, көченнән килгәнчә хуҗалыкта ярдәм итә. Кирәк икән, кибеткә дә бара, тик гадәттә мин үзем йөрим, - ди Вәсилә. - Урамда яшьтәшләре - дуслары беркем дә калмады, ә аның сәламәтлеге аның яше өчен - Аллага шөкер.

Сәгыйр бабайның туган көннәрен балалары да, оныклары да (алар 12), оныкчыклары да (25) бәйрәм итәргә яраталар. Оныкларының күңелләрендә иң матур балачак хатирәләре сакланган. Май азагыннан август азагына кадәр авылда бишәр-алтышар бала кунакка кайткан. Пионерлар отряды кебек, ә бабай «вожатый». Печән әзерләү, чүп утау, су сибү, ә кич белән эскәмиягә утырып бабай белән сөйләшүләр, төрле уеннар... Сәгыйр бабай оныкларын мөстәкыйльлеккә, авыл хезмәтенә өйрәткән, чөнки ишегалды тулы мал-туар, әлбәттә, үзе дә ятып кына тормаган.

Сәгыйр ага гаиләдә икенче бала була, әнисе биш баланы берүзе үстерә, әтисе фронтта була. Башка балалар кебек үк колхозда эшли. Ризык һәм кием-салым җитешми. Яшүсмер чагында биюләргә йөргән, тик, бер аягын эскәмия астына яшереп, утырып кына торган, чөнки аның галошлары икесе ике төрле булган. Ә бит аның бик тә биисе килгән!

- Ул яшь чагында шундый хәрәкәтчән булган! Ә татар такмакларын миллионлап белә торгандыр, дип дәвам итә Вәсилә. – Авылдагы туйларны, барлык чараларны алып барды. Бик оста биюче ул. Авылда беренче димче иде, күпме кәләшне димләде, күпме егетне өйләндерде. Зәмзәмия әби исә аның бөтенләй капма-каршысы. Күңел ачу мәҗлесләрендә ул тыныч кына урындыкта утыра. Кичтән төнгә кадәр егет тамада, ә иртәнге сәгать 4тә үз терлекләре янында. Күрше Әдәмсә авылыннан туганнарына килгән Зәмзәмияне күреп ала. Тик ул кияүгә чыгарга ашыкмый, шулай бер вакыт Сәгыйр дуслары белән аны урларга булган. Урам буйлап баганалар урнашкан, кыз кулы белән багананы кочаклый, егетләр аны “ычкындыра”, ул икенчесен... аны янә тартып алалар. Әнә шулай баганалар аша кияүнең әти-әнисенә алып кайтып җиткерәләр, - дип елмая Вәсилә.

Сәгыйр колхозда бригадир да, терлекче дә, каравылчы да булып эшли, пенсиягә 60 яшендә чыга һәм аннан соң да эшен дәвам итә.

Авылдашларының барысы да Сәгыйр Идрисов кебек ярдәмчел кеше авылда башка юк, диләр. Кемгәдер печән өяргә, бакча сөрергә, терлек суярга кирәк булса, аны чакыралар. Менә дигән балта остасы үз гомерендә өч йорт бураган, башкаларга да булышкан. Балалары яки оныклары белән печән алып кайта, барысын да өя, арыган булсалар да булышырга дип күршесе эшкә чакырса, ул шунда ук үз бригадасы белән: «Барыйк, ярдәм итик», - дип эшкә керешә. Инде ялгызы гына яшәгәндә дә, ярты авыл аңа ярдәм сорап килгән, чөнки аның баш тартмаячагын

 

беләләр. 81 яшендә бакча сөргән, сабаны, тырмасы, культиваторы булган үз аты бар, өстәвенә, эшне бушлай башкара.

- Шулай да булгалый иде, кунакка кайтабыз, ә ул өйдә юк, бөтен авыл буйлап аны эзлибез. Әби исән чакта да шулай булды, аннары да. Ул хәзер дә ярдәм итәргә йөрер иде, әмма мин аны «әти, үз көчеңне һәм сәламәтлегеңне сакла, синең инде яшең күп димен», - ди Рәшит. - Бирегә күченеп кайткач, килгән кешеләргә, аңа 81 яшь икәнен онытмагыз, дим. Барысы да күзләрен зурайта – ышанмыйлар.

Яңа янкормада бабайның телевизор куелган үз бүлмәсе бар. Газеталарны балалар аның өчен генә алдыра. Күзлексез укый, «Яңа Чишмә хәбәрләре»н, бигрәк тә авылдашлары турындагы язмаларны ярата.

Менә шундый ул, Сәгыйр бабай! Балалары сөйләгәндә Сәгыйр бабай тыныч кына утырды, ә аннары бераз гаепле сыман: «Мин хәзер начар ишетәм, колакка кычкырырга кирәк», - ди. Әмма кайбер нәрсәләрне ишетте. Сугыш чоры турында сөйләшкәндә, ул иң яхшы дусты - Сөлчәбаштан Хафиз Шәяхмәтов хакында сөйләде. Сугыштан соң Кемерово (районнан разнарядка белән җибәргәннәр) ФЗӨдә бергә укыганнар, аннары шахтада балта осталары булып эшләгәннәр. Хафиз вафатына кадәр гомер буе дуслашып, очрашып яшәгәннәр.

Аның тормышыннан төрле очракларны искә алдык. - Бервакыт язгы ташуда бата башлаган балаларны коткарган. Авыл малайлары көймәдә йөзәргә ниятләгәннәр. Бәлагә юлыкканнарны ул үзенең иптәше белән очраклы гына күреп ала. Бозлы суга ташланалар, берсен тартып чыгаралар. Көймәләрне әйләндерсәләр, анда икенчесе...  Хәзер коткарылган ир-атлар гомерләре өчен кемгә бурычлы икәнен беләләр. Тагын бер вакыйга. Язын фермадан кайтканда елганы кичеп чыгарга кирәк була. Бервакыт Сәгыйр чыккан, әмма капма-каршы ярда ялгыз шәүлә күреп ала. Сыер савучыларның барысы да көймә белән чыккан икән инде, ә берсе соңга калган булган. Сәгыйр салкын су буйлап кире чыга һәм үз җилкәсендә  сыер савучыны алып чыга. Бу ханым әлегә кадәр шушы вакыйганы бик җылы искә ала.

 

Сәгыйр бабай беркайчан да тормышка, кешеләргә зарланмый.

- Мин аны 34 ел беләм һәм беркайчан да аның кемнәндер зарланганын ишеткәнем юк - ди Вәсилә. - Ул берәүгә дә үпкәләми, ачу сакламый. Бәлки, шуңа озак яшидер дә. Бу буыннан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк әле безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев