Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2019 елда Татарстанда 2,5 мең гектарда урман торгызылган

Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды,дип сөйләде «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда 2598 гектар мәйданда урманнар киселгән, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындырылган, һәлак булган урман агачлары мәйданы 1128 гектар тәшкил иткән.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев