Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри

    Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур.

    Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.
    Ул 2019 елда ачылды,  музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр,анда яхшы шартлар Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тудырылган. Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
    2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.
    Яңа Чишмә районында мондый ихтыяҗ юк. Барлык балалар да урыннар белән тәэмин ителгән.

    Фотоархив/Рамиль Гали

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: