Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда пенсия билгеләү өчен нәрсә кирәк

Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен берничә шартны үтәргә кирәк:

 Бу- пенсия яшенә җитү, кирәкле стаж эшләү һәм пенсия коэффициентларының билгеле бер күләмен җыярга.
2020 елда бу күрсәткечләр шундый:
- таләп ителә торган иминият стажы-11 ел;
- пенсия коэффициентлары саны-18,6.
Коэффициентларга һәм стажга таләпләр ел саен 2025 елга кадәр үсәчәк. Яңа пенсия законнары буенча күчеш чоры тәмамланганнан соң, иминият пенсиясен билгеләү өчен 30 коэффициент һәм 15 ел стаж кирәк булачак.
Бу күрсәткечләр җитмәгәндә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү алга күчәчәк.
Искәртеп узабыз, пенсия коэффициентларын билгеләү өчен 2002 елның 1 гыйнварына кадәр стажның дәвамлылыгы һәм хезмәт хакының күләме, шулай ук әлеге датадан соң иминият взнослары суммасы мөһим. Пенсияне исәпләгәндә шулай ук балаларны карау, хәрби хезмәт һәм башка социаль әһәмиятле чорлар исәпкә алына. Әйтик, чакырылыш буенча хәрби хезмәт елында 1,8 коэффициент исәпләнә. 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк  кешене яки инвалид баланы карап, шуның кадәр үк акча эшләп була. Әнисе беренче баланы караган вакытта да бер ел эчендә 1,8 ИПК ала. Икенче һәм өченче бала карау күпкә югарырак бәяләнә - 3,6 һәм 5,4 ИПК.
Санап үтелгән барлык күрсәткечләр пенсия коэффициентларын формалаштыра. Булачак пенсионерлар өчен пенсия хокукларының төп өлеше-эш бирүченең ПФРга акча күчерүләре, ягъни гражданинның рәсми хезмәт хакы югарырак булган саен, эш бирүче аның өчен взносларны күбрәк күчерә һәм пенсия коэффициентларын күбрәк эшли ала.
Тупланган коэффициентлар һәм стаж җитмәсә, пенсияне билгеләү, хезмәт минимумы эшләнмәгәнгә, күчерелә. Әгәр 5 елдан соң, гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткәннән соң, аның акрынлап артуы сәбәпле, моңа ирешә алмаса, иминият пенсиясе урынына социаль пенсия билгеләнәчәк.
Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта нинди коэффициентлар туплавыгызны белергә мөмкин- http://www.pfrf.r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев