Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашкан

Әлеге 11 проект кысаларында республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән 50 федераль проект тормышка ашырылган

Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарынның мәктәпләрендә алты спортзал ремонтланган, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелгән. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылган.

Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелгән һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук үткән ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X