Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирелгән

Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшырткан

2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырган. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә 9ар фатир бирелгән. Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

 

Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты — республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка кулай медицина ярдәмен күрсәтү.

Программа гамәлдә булган чорда (алты ел) 732 табиб дәүләттән грантлар алган. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелгән. Моңа кадәр Татарстанда Балык Бистәсенең район үзәк хастаханәсе табиблары шулай ук дәүләт ярдәмендә яңа фатирларга күченгән иде инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев