Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2020 елда Яңа Чишмә районында демография

    ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елда районда 90 бала – 51 малай һәм 39 кыз туган (2019 ел нәтиҗәләре буенча да 90 бала булган)

    Асылда, туучылар саны күбрәк, чөнки ата-аналары Яңа Чишмә районында теркәлгән, ә үзләре районнан читтә яшиләр һәм алар яңа туган сабыйларны башка район һәм шәһәр ЗАГСларында рәсмиләштергән (статистика буенча төгәл мәгълүматлар март башына билгеле булачак).

    Туган балаларның 24е – гаиләдә беренче бала, 30ы - икенче, 24е – өченче, 12се – дүртенче бала. Яңа туган сабыйларның иң популяр исемнәре - Кирилл, Матвей, Азалия һәм Анастасия.

    2020 елда 42 яшь пар никахларын рәсмиләштергән, бу 2019 елга караганда, коронавирус пандемиясе аркасында азрак (79 булган). 2020 елда 27 гаилә таркалган (2019 елда - 28).

    Узган елда 205 кеше үлгән, шул исәптән 108 ир-ат һәм 97 хатын-кыз (2019 елда 206 кеше үлгән).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: