Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елның 20 гыйнварында Красный Октябрь авыл җирлегенең отчет җыелышы булып үтте

Хәл итәсе бурычлар бар әле

АҖ башлыгы Владимир Нестеров 2020 ел өчен хисап тотты.  Ул халык наказлары буенча башкарылган эшләр, һәм ниләр эшләнмәве турында сөйләде. Сикәнәс елгасы үзәнен чистарту эше башкарылмый калган.

Башка өлкәләрдә эш тиешенчә алып барылган һәм байтак эшләр эшләнгән. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең һәм башка объектларның өзлексез эшләве тәэмин ителгән, торак пункт территориясе төзекләндерелгән, җирлек икътисады үсеш алган һәм ныгыган һ.б.

Безнең белешмә

Красный Октябрьдә 469 кеше яши. Бер ел эчендә 4 бала туган, 11 кеше үлгән. Пенсионерлар саны - 149, 18 яшькә кадәрге балалар – 94 кеше.

Эшкә яраклы халык - 315 кеше. Авыл хуҗалыгында - 100, бюджетта - 66, сәнәгатьтә - 32, башка тармакларда - 30, районнан читтә - 58 кеше эшли. Эшсезләр саны 29 кеше.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 75 баш яшь МЭТ, 18 сыер, 20 сарык, 10 ат бар. Поселокта яшәүчеләр сыерлар һәм кәҗәләр асрауга 62900 сум күләмендә субсидия алган. Узган ел авыл җирлеге территориясендә мини-фермалар төзү яки таналар сатып алу программасында катнашуга бер гариза да булмаган.

2020 елда авыл җирлегенең тәгаенләштерелгән бюджеты 6002,9 мең сум тәшкил иткән. НДФЛ, җир һәм милек салымнары 100 проценттан артык, үзара салым җыю - 100 процент тәшкил иткән. Бюджет үтәлеше һәм үзара салым буенча барлык йөкләмәләр үтәлгән. Урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чарны чыгару, сукбай хайваннарны тоту, су белән өзеклекләр, территорияләрне төзекләндерү, юлларны чистарту һәм башкалар буенча бурычлар хәл ителгән.

Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары әзерләнгән һәм үткәрелгән, пандемия белән бәйле рәвештә массакүләм чаралар тыелган, әмма урамнарда зур булмаган чаралар үткәрү рөхсәт ителгән (Җиңү көнендә митинг, Өлкәннәр, Инвалидлар көне һәм Яңа ел бәйрәмнәре билгеләп үттелгән.

В. Нестеров химая ярдәме күрсәтүләре өчен «Закрома» ҖЧҖ, «Шешмаойл» ИК, ШЭ «Савельева Л. И.», ШЭ «Гайнатуллина Г. Г.», «Зубов А.А.» КФХларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Авыл җирлеген үстерүдә актив катнашулары өчен «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Ивановна Фролова, «Зубов А.В.» КФХның орлыкландыру технологы Рәхимә Ибраһим кызы Хәертдинова һәм «Закрома» ҖЧҖ механизаторы Михаил Валентинович Новиковлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Отчет җыелышы президиумы: АҖ башлыгы В.В. Нестеров, район хакимияте вәкиле А. Л. Еронтьев, «Закрома» ҖЧҖ җитәкчесе Р. Я. Хамәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X