21 ел намуслы хезмәт иткән
Бүгенге язмабыз эчке эшләр министрлыгының тагын бер лаеклы ветераны Хәйруллин Марат Галимҗан улы турында. Бу хакта редакциягә аның элеккеге хезмәттәше, Яңа Чишмә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов яза.
-Тумышы белән Марат Яңа Ибрай авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, ә аннары армиядә ике ел хезмәт иткәннән соң, ул 1994 елда Яңа Чишмә РЭЭБгә эшкә килә. Башта оператив дежур ярдәмчесе була, аннары аны И. В. С. конвоеның бүлек командиры итеп билгелиләр.
ЭЭМ системасында Марат 2015 елның мартына кадәр хезмәт итә. Үз вазыйфаларын ничек итеп намуслы башкаруы турында аның бүләкләре сөйли: 3 дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен», «И. В. С.-ның иң яхшы хезмәткәре», «Татарстан ЭЭМ отличнигы» медальләре, «Хезмәт бурычларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәт күрсәткәне, Казанда ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин иткәндә күрсәткән профессиональлеге һәм инициативасы өчен» ТР Эчке эшләр министрлыгының рәхмәте.
Гомумән алганда, ЭЭМ системасында Марат 21 ел хезмәт итә. Прапорщик званиесендә лаеклы ялга китә. 1996 елда гаилә кора, хатыны Гөлнур белән өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Алия Яңа Чишмә гимназиясенең 5 сыйныф укучысы.
Олы улы Илназ, Россия армиясендә хәрби бурычын үтәп, әтисе эзеннән китә, ул Яңа Чишмә районы полициясендә хезмәт итә. Булат исә спортта башка малайларга хыялланырга гына кала торган югарылыкка ирешә. Бүген ул бокс буенча спорт мастерына кандидат булып тора, апрельдә 60 кг авырлык категориясендә Мәскәү шәһәре чемпионы титулын яулый. Булат Мәскәү шәһәренең 1 нче номерлы Олимпия резервы мәктәбенең 2 нче курсында укый.
Маратның ике улы да спортчылар һәм физик яктан көчле генә түгел, ә бик тырыш һәм тыйнак егетләр дә. Мондый балаларны тәрбияләү, әлбәттә, әтисенең шәхси катнашыннан һәм үрнәгеннән башка үтмәгән. Чөнки Марат үзе дә спортны ярата, бигрәк тә гер һәм ат спортын.
Гаиләнең йорты яхшы, нык хуҗалык та бар. Маратның хатыны бик игелекле һәм кайгыртучан. Кунакка килгәч, мин аларның бер-берсен бик яратуларын һәм хөрмәт итүләрен аңладым. Бу аларның гаилә бәхете һәм иминлеге.
Хәзергесе вакытта, Марат Галимҗан улы, ЭЭМ пенсионеры булса да, «Шешмаойл» ҖЧҖ нефть компаниясенең сак системасында эшләвен дәвам итә, шулай ук безнең ветераннар оешмасы әгъзасы буларак, оешманың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Эштән буш вакытында ул умартачылык белән шөгыльләнә.
Без, элеккеге хезмәттәшләр, аны бик кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Минемчә, Марат Галимҗан улының эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән вакыттагы эше һәм, гомумән тормыш юлы - яшь полиция хезмәткәрләренә үрнәк булырлык.
26 майда ул үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтә. Ветераннар Советы һәм Александр Митрясов җитәкчелегендәге ЭЭБ коллективы исеменнән Марат Галимҗан улын юбилее белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев