Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 22 июльгә Татарстанда COVID-19ның 23465 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән кертелгән, 48зе чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 39 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 22, Яр Чаллыда - 10, Биектау, Зәй, Лаеш районнарында - 1әр, Алабуга һәм Мөслим районнарында – 2шәр, Тукай районында - 6, Яшел Үзән районында - 7 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 20903 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44се - узган тәүлектә.

    Барлыгы 748029 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 6418) шулардан 510152 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: