22 мартта Яңа Чишмә урта мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» булып узачак
Бөтенроссия акциясе 2021 елда бишенче тапкыр үткәреләчәк.
«Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт инициативасы белән үткәрелә. БДИга әзерлек вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга ни дәрәҗәдәге белем белән килүләре генә түгел, ә дөрес психологик әзерлекләре, үз көчләренә ышанулары да зур әһәмияткә ия һәм биредә гаиләнең, ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Шуңа күрә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт әлеге акцияне ата-аналар үзләре сынап карауда катнаша, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша һәм аннары үз балаларына аңлата алсын өчен уйлап тапкан һәм тормышка ашырган.
Акция инде бишенче тапкыр үткәрелә, анда Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнаша. Ата - аналарга быел рус теле (бердәнбер мәҗбүри фән) буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим итәчәкләр.
Имтиханнан соң ата-аналар һәм РМБнең укыту-методик эш буенча начальник урынбасары катнашында «2021 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл булып узачак.
Ата-аналар өчен имтихан 22 мартта Яңа Чишмә урта мәктәбендә узачак. Имтихан көндезге сәгать 11дә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев