Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 22 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9700 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 75 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 73е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 60 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән 30га кадәр – 9, 30 яшьтән 50гә кадәр – 23, 50дән 60ка кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр – 21, 70тән 80гә кадәр – 10, 80нән 90га кадәр – 1, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

    География: Казанда – 47, Яр Чаллыда – 4 очрак теркәлгән, Аксубай, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим районнарында – 1әр очрак, Алексеевск, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарында – 2шәр очрак, Биектау районында 3 очрак, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында – 4әр очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 8464 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 43 е узган тәүлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: