Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.

21 февраль көнне Тубылгы Тау мәдәният йортында "Ирләр көче - таш яра" дип исемләнгән чара үткәрелгән

Залда җыелучылар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан ир-атлар һәм киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләр дә байтак булган. Алар "Артиллеристлар", "Татар яшьләре", "Бабайлар" командаларына бүленеп төрле бәйгеләрдә катнашкан. "Гер күтәрү", "Скакалка белән сикерү", "Капчыкта йөгерү", "Баланы матур итеп өтерү" һ.б. уеннарда үзләрен бик уңай яктан күрсәткәннәр. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча "Татар яшьләре" өченче урынны, "Бабайлар" командасы икенче һәм "Артиллеристлар" командасы беренче урыннарны яулаган.

Ничек кенә булмасын, ир-атлар - безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бәйрәм кичәсендә катнашкан барлык егетләргә, концерт программасын әзерләгән кызларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев