23 июньдә Татарстанда коронавирус авыруыннан үлүнең 13 нче очрагы расланды
Узган тәүлек эчендә COVID-19ның 40 очрагы ачыкланган, шуларның 18е хастаханәгә салынган, 22се өйдә дәвалана. Тәүлек эчендә 17 кеше терелгән.
30 яшьтән 50 яшькә кадәр авыручылар – 11 кеше, 60тан 70 яшькә кадәр – 10, 50дән 60 яшькә кадәр – 9 кеше. 70 яшьтән өлкәнрәкләр – 7, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр -3.
Казанда – 18 очрак, Чаллыда - 8, Түбән Кама районында - 3, Питрәчтә - 2, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак.
Барлыгы 23 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4271 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлык вакыт эчендә 3108 кеше, шул исәптән 17се узган тәүлек эчендә савыккан. 1150 кеше дәвалана.
Республикада COVID-19ның гомуми уңай динамикасына карамастан, Татарстанда пациентның коронавирустан үлүенең 13 нче очрагы расланган.
1963 елгы Чистай кешесе Чистай РҮХнең 2 нче шәһәр хастаханәсе базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. 1 июньнән COVID-19 коронавирусы белән килеп чыккан авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вируслы пневмония белән стационар дәвалануда булган.
4 июньдә авыруның хәле начараю сәбәпле, ул интенсив терапия палатасына күчерелгән. 11 июньдә, кызганычка каршы, йөрәге тибүдән туктаган.
Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев