23 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 26641 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 54 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 51е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 18, Яр Чаллыда - 13, Актаныш, Алабуга, Лениногорск, Питрәч районнарында - 1әр, Зәй һәм Түбән Кама районнарында - 2шәр, Аксубай районында -3, Тукай районында - 4, Нурлат районында - 8 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23023 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39ы - узган тәүлектә.
Барлыгы 1068943 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4012), шулардан 932658 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев