24 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 45525 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 297 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 11е - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
40 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 257 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 126, Яр Чаллыда - 46, Әгерҗе, Әтнә, Мөслим, Саба һәм Югары Ослан районнарында - 1әр, Апас, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мамадыш, Питрәч, Спас һәм Ютазы районнарында - 2шәр, Азнакай, Лениногорск районнарында – 3әр, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Минзәлә районнарында - 4әр, Балтач, Биектау районнарында - 5әр, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Тукай районнарында - 6шар, Лаеш, Нурлат районнарында - 7шәр, Түбән Кама районында - 8, Чистай районында - 12, Яшел Үзән районында - 20 очрак теркәлгән.
Инфекциядән үлүчеләр саны: 1561 кеше, шуларның 5се - соңгы тәүлектә.
Барлык чорда 38302 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 55се - узган тәүлектә.
Барлыгы 2 357 399 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 4145), шулардан 1 884 121 кеше привиканың икенче дозасын алган. Ревакцинацияне 173239 кеше үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев