25 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 45873 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 348 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
48 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 300 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 204, Яр Чаллыда - 45, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Сарман районнарында - 1әр, Арча, Питрәч, Тәтеш, Ютазы районнарында - 2шәр, Балтач, Зәй, Лениногорск районнарында – 3әр, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Югары Ослан районнарында - 4әр, Алабуга, Лаеш, Теләче районнарында - 5әр, Буа һәм Яңа Чишмә районнарында - 6шар, Түбән Кама һәм Чистай районнарында - 7шәр, Яшел Үзән районында - 13 очрак теркәлгән.
Инфекциядән үлүчеләр саны: 1565 кеше, шуларның 4се - соңгы тәүлектә.
Барлык чорда 38410 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 108зе - узган тәүлектә.
Барлыгы 2 365 430 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 8031), шулардан 1 884 135 кеше привиканың икенче дозасын алган. Ревакцинацияне 173652 кеше үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев