25 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 36808 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 251 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
География: Казанда - 167, Яр Чаллыда - 18, Азнакай, Апас, Алабуга, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш районнарында - 1әр, Югары Ослан һәм Чистай районнарында – 2шәр, Арча, Лаеш, Чирмешән районнарында - 3әр, Саба һәм Тукай районнарында – 4әр, Биектау районында – 6, Түбән Кама районында -7, Буа районында - 8, Яшел Үзән районында - 14 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 30416 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 300е - узган тәүлектә.
Барлыгы 1978471 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 17530), шулардан 1 486 548 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев