Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 26 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 623 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 84е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 64 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча:

    18 яшькә кадәр – 3

    18 яшьтән 30га кадәр - 8

    30 яшьтән 50гә кадәр – 30

    50дән 60ка кадәр – 8

    60тан 70кә кадәр – 20

    70тән – 80гә кадәр – 11

    80нән 90га кадәр - 5

    90 яшьтән өлкәнрәк - 0

     

    География: Казанда - 39, Яр Чаллыда – 9, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Балтач һәм Мамадыш районнарында – 1әр, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында – 2шәр, Буа, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тәтеш районнарында - 3әр, Биектау районында – 4, Түбән Кама районында - 5 очрак теркәлгән.

     Барлык чорда 12 040 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 90ы - узган тәүлектә.

     Спутник V вакцинасы 11 384 кешегә ясалган, шулардан 2016 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

    Барлыгы 13 442 доза вакцина кайтарылган (84,7 % файдаланылган).

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: