Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 26 ноябрьгә Татарстанда 10 000 COVID-19 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 76 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 74е – чирне башка авыраучылар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 12 кеше хастаханәгә салынган, 64 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 4, 18 яшьтән – 30га кадәр – 5, 30дан - 50гә кадәр – 36, 50дән - 60 кадәр – 12, 60тан – 70кә кадәр – 11, 70тән – 80гә кадәр – 6, 80нән – 90га кадәр – 2, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

    География: Казанда – 48, Яр Чаллыда – 4 очрак теркәлгән, Бөгелмә, Югары Ослан, Лениногорск, Питрәч районнарында – 1әр очрак, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Саба районнарында  – 2шәр очрак, Кукмара районында – 3 очрак, Түбән Кама районында – 9 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 8743 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 69ы узган тәүлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: